Арчада күргәзмә-презентация

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

ТР Арча муниципаль районы Мәдәният йортында "Үзеңнекен сатып ал – газиз булганын сайла" күргәзмә-презентациясе узды. Күргәзмәнең төп максатлары булып район территориясендә җитештерелә торган продукцияне кулланучылар базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру һәм товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында туры элемтә урнаштыру тора. 

Җирле продукция күргәзмәсенә челтәр компанияләре вәкилләре чакырылган иде. Әлеге мәйданчыкта җитештерүчеләр һәм сатучылар үзара килешергә, фикер алышырга һәм уртак бизнес өчен элемтә мәгълүматлары белән алмашырга мөмкин.

Шәһәрдә һәм районда туклану продуктларының төрле-төрле ассортиментын чыгаручы предприятиеләр үз товарларын күрсәтте. Күргәзмә кунакларына, берсен-берсе уздыра-уздыра, сөт һәм камыр ризыкларын җитештерүчеләр, кондитерлар һәм колбаса җитештерүчеләр, алкогольсез эчемлекләрне, Хотня суын, һөнәрчелек эшләнмәләрен җитештерүчеләр, сәнгать эшләренең хуҗалары үз товарларын мактады. "Җәмәгать туклануы" ҖЧҖ, "Натураль продукт" ҖЧҖ, "Кырлай Хлеб" ҖЧҖ, "Арча" ҖЧҖ Арча сөт комбинаты, Арча сыр ясау заводы, Г.Р.Сабирова КФХ, А.Ш. Сәлахов КФХ, "Хотня" ҖЧҖ, шәхси эшкуар Я.З. Мөхәммәдиевнең "Арча балы" фирма вәкилләре үз эшләнмәләрен күрсәтте.

Күргәзмәдә катнашучыларга һәм килгән кунакларга оештыручылар җирле әйдәп баручы товар җитештерүчеләрнең иң соңгы эшләнмәләре белән танышу мөмкинлеген тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International