2019 елның 18 февралендә Олы Кайбыч авылында район хакимияте бинасында район җитәкчелеге эшкуарлар белән очрашты, чара барышында алкоголь продукциясе базарына кагылышлы мәсьәлә дә каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Тихонова М.В. киңәшмәдә катнашучыларны 2018 ел йомгаклары һәм быелның гыйнвары буенча райондагы алкоголь базарының торышын сыйфатлый торган хисап белешмәләре белән таныштырды.
Эшкуарларның БДАМС системасында эшләвенә, декларацияләрне вакытында тапшыруына; алкоголь продукциясе китертүгә шартнамәләрне вакытында төзүенә, шулай ук күмәртәләп тәэмин итүчеләрнең заявкаларын үтәү сыйфатына һәм срокларына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү булды.
Эшкуарлар тарафыннан күтәрелгән барча проблемалы мәсьәләләр шулай ук район башкарма комитеты каршында алкоголь продукциясе белән тәэмин итүчеләрнең вәкилләре катнашында төзелгән район Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында да каралачак.
Очрашу азагында эшкуарларны Кайбыч районы буенча территориаль органның яңа белгече белән таныштырдылар һәм гражданнар кабул ителде.