2019 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендәге “Забота” пасионатының тернәкләндерү үзәгендә булдылар: анда ял итүчеләр өчен очрашу уздырылды.
Әлеге үзәктә ял итүчеләр белән даими очрашулар закон нормаларына кагылышлы мәгълүматларны кабул итүгә булыша. Дустанә мохиттә һәм кулланучыларның хокукларын яклау хезмәткәрләренә белдерелгән тулы ышаныч белән ял итүче кешеләр кулланучы буларак үзләренең хокуклары бозылуга кагылышлы сорауларны күбрәк яудырырга тотына. Белгечләр “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары турында аңлатып уздылар, РФ Хөкүмәтенең “Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турында” 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән таныштырдылар. Очрашуда катнашучыларны товарларның гарантия срогы, сыйфатсыз товарларга экспертиза уздыру сроклары һәм шикаять хатларын карау сроклары кебек сораулар кызыксындыра иде. Мондый сораулар сала кешесенең кулланучылар өлкәсенә кагылышлы белем дәрәҗәсе арта бара дип фикер йөртергә җирлек бирә.
Чарада катнашкан үзәктә ял итүче 18 кешегә үзлектән белем алу өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән һәм “Кайнар линия” телефоны эше турында мәгълүмат урнаштырылган буклетлар таратылды.