2019 елның 21 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты тарафыннан Чүпрәле районында яшәүчеләр өчен "Күпфункцияле үзәк" ДБУ кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде. Район халкы сыйфатсыз товар (суыткыч, аяк киеме) сатып алганда кулланучыларның хокуклары турында консультация алды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы белгече шулай ук "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 статьясы белән дә таныштырып үтте. Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең, сыраның һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен чикләү максатларында "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эше турында мәгълүмат җиткерде. Чара барышында кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.