Кама Тамагы районында Ведомствоара комиссия утырышы булды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

2019 елның 25 февралендә Кама Тамагы районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы рәислегендә Кама Тамагы муниципаль районы Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Комиссия эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Заһидуллин, җитәкче урынбасары М.Х.Хәбибуллова, РФ ЭЭМ "Югары Ослан" бүлегенең  "Кама Тамагы" муниципальара бүлекчәсе башлыгы урынбасары, "Алкогторг" ҖЧҖ вәкиле, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре катнашты.

Комиссия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Т.М.Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы М.В.Тихонова катнашты.

 Комиссиядә 2018 ел йомгаклары буенча районда алкоголь продукциясен ваклап сатучы җирле базарда барлыкка килгән хәлне бәяләү күрсәткечләре һәм 2019 елның гыйнварындагы нәтиҗәләр каралды һәм анализланды.

Полиция бүлеге һәм авыл җирлеге башлыгы мәгълүматларын тыңлау барышында район башлыгы өйдә җитештерелгән спирткатнашмалы продукция (көмешкә) сатуны чикләү мәсьәләсенә махсус игътибар юнәлтте һәм халыктан шикаятьләр булуы турында билгеләде, шуңа күрә дә эш үзара хезмәттәшлек итеп һәм системалы уздырылырга тиеш.

"Алкоторг" ҖЧҖ вәкиле киңәшмәдә катнашучыларга сыра китертү буенча шартнамәләр төзегәндә райондагы эшкуарлар белән эшләү шартлары турында мәгълүмат җиткерде, сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International