Теләче авылында Ведомствоара комиссия

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 елның 25 февралендә Теләче муниципаль районы Этил спиртының, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов катнашында узды.  Утырышта шулай ук Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.А.Миңнегулов, Россия ЭЭМ Теләче районы бүлегенең икътисадый җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегенең өлкән опервәкаләтлесе Р.Ю.Стаценко, "Теләче РҮХ" ДАССУ баш табибы И.И.Галиуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Р.Ф.Галиәхмәтов, сәүдә предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Комиссиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- Ведомствоара комиссиянең алдагы утырышларында кабул ителгән карарларның үтәлеше;

- 2019 елның гыйнвар аендагы нәтиҗәләр буенча алкоголь продукциясен, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән аракыны, читтән кертелгән аракыны сату күләмнәренә сәүдә объектлары кисемендә анализ;

- алкоголь продукциясен, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм сыра сату күләмнәрен арттыру турында;

- алкоголь продукциясе сатыла торган сәүдә нокталары кимүенә юл куймау турында;

- "Алкоторг" ҖЧҖнең алкоголь продукциясен китертү буенча заявкаларны үтәве турында;

- район сәүдә объектларында җирле җитештерүчеләрнең продукциясе булуы турында;

- алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең легаль булмаган әйләнешен чикләү эше турында;

- гражданнарның "Халык контроле" системасына мөрәҗәгатьләре турында.

Киңәшмә йомгаклары буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International