Белемнәрне мәктәп эскәмиясеннән сеңдерергә кирәк

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 21 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина ТР Әтнә муниципаль районының “Бәрәзә гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ 6-9 сыйныфларда укучылар белән сыйныфтан тыш дәрес уздырды.

Чараны уздыруның төп максаты укучыларны безнең дәүләттә кулланучының хокукый статусы белән таныштырудан, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ни рәвешле яклануын күрсәтүдән, хокукый тәртип күнекмәләрен һәм законлы нигездә конфликттан грамоталы чыга белү сәләтен формалаштырудан гыйбарәт иде.

Чарада укучылар гына түгел, ә әлеге белем бирү йортында укытучылар да катнашты.  Чарада катнашучыларга кулланучының һәм сатучының төп хокуклары һәм бурычлары турында территориаль орган тәҗрибәсеннән алынган кызыклы мисалларга нигезләнеп аңлатылды, кулланучыларның хокукларын яклау турында закон терминнары әйтелде. Шулай ук кулланучылар базарында очрый торган, мәктәп укытучылары авызыннан яңгыраган бәхәсле хәлләр каралды. Укучылар дистанцион сәүдә итүгә, смартфоннар сатуга кагылышлы, банк картасы аша товарга түләү дәлилләмәләре һ.б. турында сораулар яудырды.  Товарның сыйфаты турында да сөйләшү булды, мәгълүмат бюллетененнән лаборатор тикшеренүләрнең кайбер нәтиҗәләре турында әйтелде. Л.И.Абдуллина якынлашып килүче "Кулланучыларның хокукларын яклау көне" бәйрәме, аның темасы турында, Олимпиада, аның этаплары хакында сөйләде.  Дәрес 2 сәгатькә сузылды һәм бик кызыклы һәм танып-белүле формада узды. Чара азагында укучылар һәм укытучылар лекторга алынган кирәкле белемнәр өчен рәхмәт белдерделәр һәм материалны беркетү өчен һәр катнашкан кешегә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле-төрле тематиканы колачлаган буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газетасының чираттагы басмасы таратылды, шулай ук "Халык контроле" ТР ДМС системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре турындагы мәсьәлә дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International