"Наз" ярдәм үзәгендә консультация пункты

2019 елның 1 марты, җомга

Халыкның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучыларга кагылышлы мәсьәләләрне оператив хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының "Наз" социаль ярдәм үзәге" АКОда кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, төгәлрәге, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле вәзгыятьләрдә аларны хәл итү юллары каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә ярашлы рәвештә, аңлатмалар бирелде. 

Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International