Кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче районы Күпфункцияле үзәге ДБУ филиалының консультация пунктында халыкны кабул итте.
Мөрәҗәгать иткән гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау турында законнар, аерым төр товарларны сату кагыйдәләре, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре турында кыскача аңлатмалар, соңрак сорауларга җавап бирелде һәм кулланучы хокуклары бозылган очракта, кибеткә язмача дәгъваны ничек итеп дөрес төзергә кирәклеге, кулланучылар базарында катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатылды. Азык-төлек, кием-салым, көнкүреш техникасы сыйфаты уңаеннан әңгәмә уздырылды.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр кулланучылар базары өлкәсендә күпләгән сорауларны ачып салган мәгълүмат брошюралары алды.
Халык белән эшләүнең мондый төре гражданнарның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрергә, кешеләргә гамәли ярдәм күрсәтергә, урыннарда кулланучының бозылган хокукын торгызу буенча низаглы хәлләрне җайларга булыша.