"Гарантия бик сәер нәрсә"

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Һәр машина йөртүчегә үз автомобиленә кечкенә генә булса да ремонт ясатырга туры килә, әйтик, тәгәрмәч тишелү кебек нәрсәләрдән котылып калып булмый. Әгәр элек тәгәрмәч төзәтү белән берлектә кул мускулларын ныгытып алу мөмкинлеген бирә торган кул насосы тугры юлчы булган булса, хәзер автомобиль хуҗалары карамагында төрледән-төрле автомобиль компрессорлары бар.

Шулай итеп, гражданин Р. Түбән Каманың бер кибетендә үзенә туры килгәнен сатып алган. Тик менә аны озак файдалану гына насыйп булмаган, ай ярым хезмәт иткәннән соң компрессор ватылган. Гарантия талонында 12 айлык гарантия вакыты булганын белгәнгә күрә, кулланучы Р., билгеле, төзек булмаган товар өчен акчасын кире кайтаруны сорап сатучыга мөрәҗәгать иткән. Сатучы товарга кибет биргән ике атналык гарантия вакыты узганны сәбәп итеп, бик тупас җавап кайтаргач, ул бик нык гаҗәпләнгән. Ничек шулай була инде? Бу очракта, "Винни-Пух" мультфильмындагы гыйбарәне бүтәнчә әйтәсе генә кала: "Гарантия бик сәер нәрсә, әгәр ул бар икән - шунда ук юк та". Яклар килешә алмаган, әлбәттә.

Кулланучы ярдәм сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән, анда белгечләр сатучыга карата язма дәгъва төзергә булышкан.  Дөрес, кулланучыга кибеттә сатучыга дәгъваны тукмашып диярлек тапшырырга туры килгән. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре сатучыга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законында кулланучыларның хокукларын судта һәм судтан тыш тәртиптә яклау мөмкинлеге каралуын аңлаткан. Судтан тыш тәртипнең асылы шунда ки, кулланучы, судка дәгъва белән мөрәҗәгать итмичә, бозылган хокукын яклау турында таләпне сатучыга (җитештерүчегә, башкаручыга) турыдан-туры җиткерә ала. Кулланучының дәгъва белдерүгә хокукы бар, аның ярдәмендә алыш-бирештә катнашучы яклар низагны җайга салу кагыйдәләре турында килешергә мөмкин. Шулай ук, закон нигезендә, җитештерүче товарга гарантия срогы куярга хокуклы, әлеге вакыт дәвамында, товарның җитешсезлеге ачыкланган очракта, җитештерүче, сатучы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш. Сатучы исә, җитештерүче билгеләмәгән булса гына, товарга гарантия срогы куярга хокуклы.

Кулланучының акчасын кире кайтару турында таләбен сатучы (җитештерүче) тиешле таләп белдерелгәннән соң ун көн дәвамында канәгатьләндерергә тиеш, шуңа күрә дә карар кабул итү өчен сатучының вакыты җитәрлек булган. Күпмедер вакыт узганнан соң, канәгать кулланучы шалтыратып, кибеттә акчасын кире кайтарулары хакында хәбәр иткән.

Алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә генә түгел, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дә кулланучылар базары мәсьәләләре буенча бушлай консультацияне белгечләрдән эш көннәрендә түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин: Түбән Кама ш., Бызов ур., 20 а, тел.: 36-63-76; Зәй ш., Казан ур., 8, тел.: 3-54-02; Аксубай штп,  Ленин ур., 8, тел.: 2-93-21; Мөслим ав., Пушкин ур., 91, тел.: 2-35-05; Чирмешән ав., Совет ур., 32, тел.: 2-23-80; Сарман ав., Куйбышев ур., 36 А, тел: 2-41-10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International