ТР Арча муниципаль районының Яңа Кенәр китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә мәктәп укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре оештырды, алар укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырды.
Әлеге очрашуның бурычлары мәктәп укучыларын Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, аңлы кулланучы тәрбияләү, көндәлек тормышта кулланучыларның, шулай ук сатучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ни рәвешле яклануын күрсәтү булды. Бу өлкәдә үз хокукларыңны гап-гади яклый белү сәләтен һәм низагны хәл итүнең законлы юлларын эзләү күнекмәләрен формалаштыру, мәктәп укучыларын товарлар базарында үз-үзләрен дөрес тота белергә өйрәтү. Менә нигә һәммә кешегә кулланучыларга бәйле закон нигезләрен белү зарур. Кулланучылар буларак билгеле бер хокукларга ия булуыбызны аңлау безгә ышаныч бирә, якланганлык хисен ныгыта.
Белемнәрен тирәнәйтү максатыннан дәрес ахырында укучыларга кулланучы өчен белешмәлекләр һәм "Вестник потребителя Татарстана" файдалы газетасы таратылды.