Арзан бәядән сатып бетерү яки акция буенча алынган товарны кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы гүзәл затларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлый һәм искәртә: арзан бәядән сатып бетерү яки акция буенча алынган товарны кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин. Билгеле булганча, яз ае – товарларны арзан бәядән сатып бетерү һәм төрле акцияләр уздыру, бәйрәм кәефен күтәрү өчен файдалы сатып алулар чоры. Хөрмәтле сатып алучылар! Әгәр акция буенча сатып алынган товар теге яки бу сәбәпләр аркасында сезгә туры килми икән, аны кыю рәвештә киредән кибеткә илтеп бирә аласыз. Арзанлы бәядән сатып бетерү вакытында алынган товарларны кайтару һәм алмаштыру буенча законнарда бернинди дә чикләүләр каралмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International