Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучыларның хокукларын яклау буенча нәтиҗәле һәм үтемле система формалаштыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан, Роспотребнадзор идарәсенең Татарстандагы территориаль органы белән берлектә, цифрлы һәм көнкүреш техникасы белән сәүдә итүче "DNS" сәүдә объектында (Арча ш.) сатучылар өчен семинар-уку уздырылды. Семинар уздыру өчен әлеге объект очраклы гына сайланмады. Быелгы Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза, ә әлеге кибеттә төрле смарт-җайланмалар сатыла.

Кибет хезмәткәрләренә кулланучыларның хокукларын яклау турында РФ законының аерым нигезләмәләрен гамәлдә куллану тәртибе; кулланучылар базарында эшләгәндә барлык закон таләпләре үтәлешенә уңай йогынты ясый торган шартлар тудыру зарурлыгы турында, шулай ук югарыда аталган нормаларны бозган өчен санкцияләр турында аңлатылды. Кибет күптән түгел генә ачылган булу сәбәпле, "Кулланучы почмагы"н ясау буенча да киңәшләр бирелде. Кулланучылар белән низаглы хәлләрне хәл итү мөмкинлекләре турында аңлатылды, законнарга ярашлы рәвештә гамәл кылу алгоритмы һәм дәгъваларны судка кадәрге тәртиптә карау тәртибе турында сөйләшү булды. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18 статьясына махсус игътибар бирелде, аның нигезендә, техник катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кайтаруны яки мондый товарны кулланучыга тапшырган көннән башлап 15 көн эчендә алмаштыруны таләп итәргә хокуклы.  Көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларны сату үзенчәлекләре турында да мәгълүмат җиткерелде.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында да сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International