- Миңа савыт-саба юа торган машина алып килделәр, ләкин ул ярык булып чыкты. Миңа нишләргә? Сез миңа ярдәм итә аласызмы? – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданка әнә шундый гозер белән мөрәҗәгать итте.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре итагать белән тыңлап һәм документлар җыелмасы белән танышып чыккач, тиешле карарга килделәр: кулланучыга ярдәм итәргә мөмкин, чөнки товар китертүче кибетнең гамәлләре законга каршы килә һәм гражданканың хокукларын кысрыклый.
Билгеле булганча, кулланучы савыт-саба юа торган машинаны судка кадәрге, дәгъва белдерү тәртибендә кайтару яки алмаштыру мәсьәләсе буенча кибеткә мөрәҗәгать итеп караган булган инде, ләкин аның таләбе канәгатьләндерелмәгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре шикаять гаризасы проектын төзүдә булышлык күрсәттеләр, кулланучы шуның нигезендә судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.
Мондый мөрәҗәгать итүгә “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясының 1 өлеше нигез булып хезмәт итте, анда бәян ителгәнчә: “Кулланучы, товарның җитешсезлекләрен ачыклаган очракта, әгәр алар хакында сатучы белән алдан сөйләшенмәгән булса, үз ихтыяры буенча түбәндәгеләргә хокуклы:
- шул ук маркадагы (шул ук модельдәге һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
- сатып алынган бәяне тиешенчә яңадан хисаплап,башка маркадагы (модельдәге, артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
- бәяне сатып алу хакына карап киметүне таләп итәргә;
- товардагы җитешсезлекләрне түләүсез нигездә кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә;
- сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кайтаруны таләп итәргә. Сатучының таләбе һәм аның хисабына кулланучы җитешсезлекләре булган товарны кайтарып бирергә тиеш.
Шул ук вакытта сатып алучы сыйфаты тиешле булмаган товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны да таләп итәргә хокуклы. Зыяннар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен әлеге Законда билгеләнгән срокларда түләнә”.
Шул рәвешле, әлеге мәсьәлә суд тәртибендә кулланучы файдасына хәл ителде. Суд Законның кулланучы ягында булуын таныды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы