Яшел Үзән районында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә оешмаларның эш тәҗрибәсен популярлаштыру

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

2019 елның 12 мартында, кулланучыларның хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының лекцияләр залында түгәрәк өстәл уздырылды, анда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ җитәкчесе Е.К.Агеева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ф.Ф.Гаязетдинова, бүлек консультанты Р.Р.Галиуллина, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалы баш табибы Н.А.Костюк, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Н.Әсәдуллина, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының кулланучылар базары бүлегенең баш белгече Р.Г.Сәлахова катнашты.

Чара барышында озак сроклы максатчан 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү"  ярдәмче программасын тормышка ашыру, җирле үзидарә органнарының, халыкта кулланучылар базарында тотрыклы грамоталы тотыш күнекмәләрен формалаштыру максатында, гражданнарны консультацияләү эшендә катнашуы турында сүз барды. Шулай ук муниципаль район сайтының "Кулланучыларның хокукларын яклау" бүлегенә мәгълүмат бирү турындагы мәсьәләләр хакында да фикер алышынды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы, Яшел Үзән районында ТР буенча Роспотребнадзор ТБ белгечеләре белән үзара хезмәттәшлек итеп, кулланучылар өчен уздырылган чаралар турында мәгълүмат җиткерде. Ахырдан 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасының нәтиҗәләрен бәяләү индикаторларын үтәү буенча уртак эшне дәвам иттерергә карар кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International