ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучылар барыннан күбрәк кесә телефоны, суыткыч, телевизор кебек техник товарларга һәм сөт продукциясенә шикаять белдерә. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы Розалия Арсланова матбугат конференциясендә сөйләде.
Матбугат конференциясе Халыкара кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды.
"Техник яктан катлаулы товарларны аерып күрсәтергә теләр идем, чөнки күп очракта шулар буенча шикаять килә. Иң беренче чиратта болар – кәрәзле телефоннар, суыткычлар, телевизорлар, әлеге төркем кулланучылар өчен иң проблемалы булып тора. Азык-төлек товарларына килгәндә, монысы – сөт ризыкларыдыр мөгаен, аңа карата ризасызлыклар барыннан да күбрәк белдерелә", – диде Розалия Арсланова.
Матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова да сөйләде, ел саен алар ведомствосына 13-14 мең шикаять килә, аларның күпчелеге – кулланучыларның хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләр.
"Роспотребнадзор өлкәсе киң булганга күрә – бу бит кулланучының хокукларын яклау гына түгел, ә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген дә тәэмин итү – без, гадәткә кергәнчә, килгән мөрәҗәгатьләрне ике блокка бүләбез, аларның якынча яртысын – 55, иң күбе 60% өлешен ел саен кулланучыларның хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләр тәшкил итә", – дип сөйләде Марина Трофимова.
Ул билгеләп узганча, килгән мөрәҗәгатьләр күпчелек очракта товарның куркынычсызлыгына һәм аның сыйфатына кагыла.
"Татар-информ", Вероника Ваганова