Сәүдә үзәгендә Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чара узды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Бүген "Вьетнамский" сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан "Базар – шулай ук хокукый урын!" исеме астында кулланучылар өчен күчмә консультацияләү өстәле оештырылды һәм уздырылды.

Әлеге чара ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлана. 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза.

Чара кысаларында кулланучылар тарафыннан дәгъваларны белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракларда проблемаларны хәл итүгә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультация бирелде. Сәүдә үзәгендәге эшкуарлар да консультация ярдәмен алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кулланучыларның үз хокуклары турында белү-белмәвен тикшерде: мини-викторина уздырылды.  

Кулланучыларның хокукларын яклау көненә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турындагы мәгълүматлар белән түләүсез басма матбугат әзерләнде. Белешмәлекләр һәм буклетлар кулланучыларга да, эшкуарларга да таратылды. Иртәгә күчмә консультация өстәле шулай ук 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International