Өлкән кулланучыларның белем дәрәҗәсен арттыру максатларында

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында тулы чаралар комплексын уздырды.

 Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән буын кешеләре белән очрашу уздырылды. Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең турыдан-туры кулланучыларга кагыла торган бүлекчәләре, РФ Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатып уздылар.

Интернатта 20дән артык кеше яши, аларның барысы да чарада актив катнашты. Кайберләре үзләренең тормышында булган вакыйгаларга бәйле сорауларны бирде. Мисал өчен, дару препаратлары, медицина билгеләнешендәге предметлар алмаштырылырга тиешме яки аларның акчасын кайтарып алырга мөмкинме? Чарада катнашучылар сыйфатсыз азык-төлек товарларын кайтарып бирү мәсьәләләре буенча да консультация алды. Очрашуда катнашучыларны торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре дә борчый булып чыкты. Чарада интернатта яшәүчеләр генә түгел, ә учреждение җитәкчелеге һәм белгечләре дә катнашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль идарәсе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар базарына кагылышлы сорауларга квалификацияле һәм тулы җаваплар бирде, кулланучылар өчен белешмәлекләр таратты.

Пансионат хакимияте кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән киләсе очрашуларны көтеп калачагы турында белдерде һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органына, аның белгечләре шәһәрдә яшәүчеләрнең кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттырганы өчен, рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International