Арчада дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә консультация узды. Бүтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина, ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллин, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Ф.М.Сабирова катнашты.
Арча КФҮ җирле халык кына түгел, Балтач, Биектау районнарында яшәүчеләр дә килеп хезмәт ала. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең күчмә консультациясе вакытында мөрәҗәгать итүчеләр кулланучыларның хокукларын яклау турында гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә тулы аңлатмалар алды. Төрле-төрле сораулар бирелде: товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында, ирекле иминиятләштерү шартнамәсен төзегәннән соң "суыту чоры" (14 көн) турында, сатып алган вакытта өстәмә хезмәтләрнең тагылуы турында һ.б. Техник катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының эш итү тәртибе аеруча зур кызыксыну тудырды, чөнки Кулланучыларның хокукларын яклау көненең тематикасы смарт-җайланмаларга бәйле. Чарада катнашкан һәркемгә Кулланучыларның хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат җиткерелде.
Чара барышында төрле хезмәт төрләре буенча мәгълүмати-агарту буклетлары таратылды.