2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында Теләче районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнар кабул ителде.
Чараның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттыру, гражданнарга кулланучыларның хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның әһәмиятле механизмнары турында мәгълүмат җиткерү. Кабул итү барышында җитешсезлекләре булган товар сатып алган очракта кулланучыларның хокуклары, сыйфатлы товарны алмаштыру, эшләрне башкару (хезмәтләрне күрсәтү) сроклары бозылган очракта эш кылу тәртибе һ.б. кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды.
Шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләр буенча икенче ягында территориаль органның реквизитлары урнаштырылган белешмәлекләр таратылды.