"Бердәм Россия" партиясе бүлекчәсендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

"Бердәм Россия" партиясенең Теләче җирлеге бүлегендәге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы хезмәткәре Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Гражданнарны сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару, сыйфатсыз товарны алмаштыру, сыйфатсыз товарларга таләп белдерү сроклары, техник катлаулы товар төшенчәләре турындагы мәсьәләләр кызыксындыра иде.

Кабул итүгә килүчеләрнең барысына да товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар чагылдырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында белешмәләр тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International