Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында гражданнар кабул ителде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Теләче районының Иске Җөри авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан халык белән очрашты.

2019 елда Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне көнкүрештә "акыллы" технологияләрне куллануга багышланды. Быел ул "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узды. Шуңа күрә дә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының техник катлаулы товарлар сатуны җайга салучы статьяларын карауга төп игътибар бирелде, смарт-җайланмалар шундый товарларга карый.

Кабул итүгә килүчеләрнең барысына да товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар чагылдырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында белешмәләр тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International