Арчада яшәүчеләрне паркта консультацияләделәр

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультацияләү пункты оештырылды һәм үткәрелде.

Чара кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру һәм сеңдерү максатында, кулланучылар базарында низаглы хәлләр барлыкка килүдән саклау, ә алар барлыкка килгәндә мәсьәләне законнарга ярашлы итеп хәл итү йөзеннән оештырылды.

Чара барышында халыктан сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру, срокларның бозылуы турында; яраклылык вакыты узган товарларны сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында; товарның сыйфатына тикшерүнең нинди срок дәвамында уздырылуы турында һ.б. сораулар бирелде. Шулай ук ТР "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Катнашучыларның барысына да "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, кулланучылар өчен файдалы киңәшләр белән брошюралар һәм буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International