"Әйе, мин кулланучы!" – Чаллы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә 2А сыйныфында укучы бала сорауга шулай дип җавап бирде. Чаллы территориаль органы белгечләре иң нәни, ләкин бик актив кулланучылар белән очрашу уздырды. Икенче сыйныфта укучы балалар белән очрашу "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"нә багышланды.
Очрашу "Кем ул кулланучы?", "Сез кулланучымы?" билгеләмәләреннән башланып китте. Ир баланың җавабы: "Әйе, мин кулланучы! Мин әнигә сөт алырга булышам", – дип яңгырады горур рәвештә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре укучыларга "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"н уздыру турында сөйләде. 2019 елда Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненең шигаре: "Trusted Smart Products" – Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" – сыйныфтагыларны аеруча җанландырып җибәрде. Балалар смарт-җайланмалардан бик актив файдалана, болар – сәгать, телефон, планшет, телевизор.
Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьяларын, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Алар өчен: "Телефон артык кызса, нишләргә?", "Сыйфатсыз товар алсаң, акчаны ничек кайтарырга?" кебек сорауларның җавабы кызыклы иде.
Укучыларның барысы да кулланучыларның хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат урнаштырылган буклетлар алды.