Баулы шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган таныштыру чарасы турында

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә органнарын кулланучыларның хокукларын яклау эшенә җәлеп итүне активлаштыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, Баулы муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече Индира Низамова белән берлектә, Баулы шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә балалар өчен таныштыру дәресен уздырды. Дәрес барышында белгечләр балалар да, өлкәннәр дә белеп торырга тиешле кулланучыларның хокуклары турында сөйләде.  Аларның барысына да Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан төрле темаларга эшләнгән белешмәлек-буклетлар таратылды.

Әлеге мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләреннән укытучылар өчен дә очрашу узды, анда өлкән сыйныф укучыларының 2019 елда кулланучыларның хокукларын яклау буенча Республика олимпиадасында катнашуына кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International