Апас районы китапханәсендә очрашу

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Апас үзәк район китапханәсендә күп еллардан бирле "Сүнмәс дәрт" дигән клуб эшләп килә. Клубта катнашучылар өчен файдалы очрашулар һәм чаралар оештырыла. Шундый чараларның берсе Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды. Очрашуда пенсия фонды, социаль яклау, мәгариф бүлеге каршындагы психологик ярдәм бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре катнашты. Очрашу барышында пенсия реформасы, пенсияне яңадан исәпләтү, компенсация түләүләренең күләмнәре кебек актуаль темалар турында сөйләшү булды. Көндәлек ыгы-зыгылы тормышта мөһимлеге буенча актуальлеген җуймаган кулланучыларның хокукларын яклау темасы буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгече – эксперт Г.Н.Абдрахманова чыгыш ясады. Өлкән буын кулланучылар сыйфатсыз азык-төлек товарларын кайтарып бирү шартлары, сыйфатсыз техник катлаулы товарларны кайтарганда нәрсәләрне белеп тору кирәклеге, бүләк сертификатын акчага әйләндерү шартлары турында кызыксынды. Очрашу дустанә шартларда узды, ә тыңлаучылар темалар турында фикер алышуда актив катнашты.

Чараны уздыру барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат материаллары таратылды: буклетлар һәм "Вестиник потребителя Татарстана" газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International