Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнен уздыру кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Татспиртпром" АҖ продукциясенә дегустация уздыруда катнашты. Чаралар "Челны Хлеб" сәүдә йорты" ҖЧҖ, "Оптовик" ҖЧҖ кибетләре челтәрендә, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең "Эссен" кибетләрендә узды.
Киштәләрдә сыйфатлы товарларның күп төрле булуы – теләсә кайсы кибет уңышының нигезе булып тора, бу хәл клиентларны җәлеп итә. "Челны хлеб" кибетләре челтәре җирле җитештерүдәге товарларга дегустация уздыра, аларда кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре дә катнаша, бу вакытта кулланучылар белән турыдан-туры аралашу үткәрелә. Килүчеләрнең барысы да "Татспиртпром" АҖ җитештерелгән, тәкъдим ителгән шәраб эчемлекләрен бик теләп татып карады. Җиңелчә уйнаклап торучы эчемлек тәме дегустациядә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килде. Татып каралган эчемлекләрнең тәм сыйфатлары сатып алучылар тарафыннан югары бәя алды һәм, һәр сатучы әрҗәсендә пәйда булып, үзләре өчен үзләре "сөйли" иде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сатып алучылар белән аралашты, кулланучылар базарында хокук бозулар өлкәсендәге сорауларга җавап бирде. Катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды, шулай ук "Кайнар линия" телефонының эше турында да мәгълүмат җиткерелде.