ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан бизнес бергәлегенең хокукый белем дәрәҗәсен арттыру буенча, шул исәптән эш башлап җибәрүче эшкуарлар өчен, чаралар комплексы уздырыла.
Әлеге чараларның максаты үсеш алган көндәшлек тирәлеген формалаштырудан, гамәлдәге законнарның хокук нормаларын исәпкә алып, инновацион активлыкны стимуллаштырудан гыйбарәт. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан мәгълүмати һәм норматив ярдәм итүне үз эченә алган тулы бер чаралар комплексы тормышка ашырыла. Чараларның күпчелеге "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" озак сроклы максатчан программасын бергәләп үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.
Территориаль орган хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлаталар, семинарларда, лекцияләрдә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында түләүсез консультация ярдәмен күрсәтәләр. Әйтик, эшкуарлар гозере буенча, территориаль орган хезмәткәрләре Азнакай шәһәрендәге шәхси эшкуар Ф.Г.Харисовның "На Островского" кафесында, шулай ук Баулы шәһәренең "Первый сотовый" кәрәзле элемтә салонында өйрәтү лекцияләрен уздырды.