Әлмәт территориаль органы белгечләре "Радиоприбор" заводы музеенда булдылар

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елга ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чараларны уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре өчен Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының "Радиоприбор" сәнәгать предприятиесе музеена экскурсия оештырылды.

1960 нчы елларның икенче яртысы безнең дәүләт тарихында махсус урын алып тора, чөнки ил икътисады өчен ул "Алтын биш еллык" дип аталучы чор була. Казанның "Радиоприбор" заводының илдә навигация аппаратурасын, хәрби авиация өчен дәүләти танып белү чараларын чыгаручы бердәнбер предприятие булуын исәпкә алганда, республиканың нефть районнарында аның филиалларын оештыру тәкъдиме җиткерелә.

Шулай итеп, 1967 нче елда Әлмәт шәһәрендә "Радиоприбор" филиалы ачыла. Җитештерелә торган продукция сыйфатына таләпләр һәрчакта да гадәттән тыш югары була һәм шундый булып кала бирә. 1979 нчы елда завод лабораториясендә эшләнмәләрнең барлык күп санлы номенклатурасы сынау уза, МИГ-31 истребителе өчен иң яңа эшләнмәләр җитештерүгә һәм аны сынап карауга әзерлек башлана, 40 елдан соң да үзенең техник мөмкинлекләре буенча дөньяда тиңдәшсез булып кала бирә.

Үзенең үсеш алган чорында Әлмәт шәһәренең абруйлы, илдәге фәнсыешлы "Радиоприбор" хәрби-сәнәгать комплексы заводы СССРның 17 авиатөзелеш заводына махсус продукция китереп тора. Заводта һөнәри сыйфатлары буенча да, кешелеклелек мөнәсәбәтләре буенча да, уникаль коллектив формалаша.

1985 нче елда башланган үзгәртеп корулар барышында демократия, сүз иреге, кеше хокукы дигән төшенчәләр килә. Массакүләм мәгълүмат чаралары "салкын сугыш"ның тәмамлануы турында сөйли башлый, әйләнешкә "конверсия" сүзе килеп керә. Хәрби-сәнәгый комплексының хронологик конверсиясе илдәге халык хуҗалыгының базар икътисадына күчү процессы белән генә түгел, ә СССР таркалган чорга да тәңгәл килә. 1992-1993 нче елларда төп эшләнмәләрне җитештерү күләмен кыскарту "Радиоприбор" берләшмәсенең таркалуына китерә, Әлмәт Радиоприбор заводы мөстәкыйль эшли башлый. Завод директоры Р.Ф.Вәлиев истәлекләреннән: "1990 нчы еллар башында завод биналарына ау башланды. Ниндидер кешеләр килде һәм корпусларның берсендә төнге клуб ачарга тәкъдим иттеләр. Минем бик каты ачуым чыкты: хәрби-сәнәгый корпус өчен иң әһәмияле эшләнмәләр – ерак ара приемниклары чыгарылган цехны төнге клубка әверелдерергә! Мин Н.С.Хәйдәровны чакырттым һәм бинаны ничек итеп коткарып булуы турында хәл итә башладык. Аны "мобилизация куәтләре" категориясенә күчерү мөмкин булды. Шулай итеп, бинаны коткарып калдык, ә соңрак КАИ өчен укыту мәйданчыгы итеп тапшырдык".

2009 нчы елда, РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә, антенна-фидер системалары һәм якын навигация чараларын җитештерүче предприятие буларак, завод янә Россия Федерациясенең стратегик предприятиеләре исемлегенә кертелә.

2017 нче елда завод үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп узды.  Үткән юл җиңелләрдән булмады. Хезмәт коллективы аны, җиңүләрне һәм җиңелүләрне уртаклашып, кризислы вакытларны узып һәм яңа үрләр казанып, ил белән бергә узды.

"Әлмәт "Радиоприбор" заводы" АҖ өчен, элеккегечә, дәүләт оборона заказын үтәү әһәмиятле булып тора. Биредә бөтен гомерен эшләп уздырган ветераннар предприятиедәге махсус атмосфераны бертавыштан ассызыклый, биредә үзара ярдәмләшү, коллективизм рухы көчле. Аны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру – шулай ук, производство тәҗрибәсен тапшырган кебек үк, әһәмиятле бурычларның берсе.

Территориаль орган хезмәткәрләре өчен "Радиоприбор" заводының тәрҗемәи хәле бик якын, чөнки биредә аларның якыннары, ата-аналары бик күп еллар дәвамында эшләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International