ТР Әтнә муниципаль районының Күнгәр авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде, әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашты.
Чараның максаты халыкны агартудан һәм, сатучы тарафыннан хокуклары бозылган очракта үзләренең кулланучы буларак законлы хокукларыннан файдалана алсыннар һәм үз мәнфәгатьләрен яклый алсыннар өчен, аларның кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт иде.
Очрашу барышында гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарның нормалары турында җиткерелде, товарның сыйфатына, куркынычсызлыгына карата, мәгълүмат алу, зыянны каплау буенча кулланучының төп хокуклары турында бәян ителде. Сатучы бәхәсне дәгъва белдерү тәртибендә, судка кадәрге тәртиптә хәл итүдән баш тартканда каралган мөрәҗәгатьләрдән һәм суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернеттагы "Кулланучыларның хокукларын яклау" сайтының эше турында да искәртелде, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматларны табарга була. Белгечләр Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге турында да искәртеп узды.