2019 елның мартында Алабуга муниципаль районының "2 нче балалар сәнгать мәктәбе" балаларга өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына балалар өчен рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 11-12 яшьлек яшь рәссамнар катнашты. Конкурсны уздыру Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган иде. "Персональ белешмәләрне, социаль челтәрләрнең куркынычсызлыгын саклагыз" – балаларның рәсемнәре шул теманы яктырткан. Конкурста катнашучыларның һәркайсы пумала һәм буяулар ярдәмендә конкурс темасын ничек күзаллавы хакында чагылдырган. Конкурста җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга бүләкләр биреләчәк.