Казанда "Казан дусларын каршы ала" II Россиякүләм фестиваль-конкурсы ачылды. Конкурска гомуми белем бирү мәктәпләреннән иҗат коллективлары һәм солистлар, һәвәскәрләр дә, профессиональ колективлар да, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән төрле жанр һәм юнәлеш буенча өлкән коллективлар килде.
Фестивальнең максаты һәм бурычлары Россия Федерациясе территориясендә яшәүче барлык халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау нигезендә үсеп килүче яшь буынны гражданин-патриот итеп тәрбияләүдән гыйбарәт. Балаларны һәм яшүсмерләрне Россия тарихын өйрәнү, шәһәрдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне карау нигезендә төрле яклап үстерү. Буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләр нигезендә яшүсмердә әхлакый тотрыклылык формалаштыруга булышлык итү. Талантлы башкаручыларны, иҗат коллективларын һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарын ачыклау. Халык иҗатының үзенчәлеклелеген саклауны стимуллаштыру һәм моңа ярдәм итү. Балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерү.
"Крутушка" шифаханәсе залы сәхнәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары вокал (эстрада, халык, хор белән җырлау, казакъ җырлары, автор җырлары); хореография (дөнья халыклары биюе, эстрада биюе, заманча бию, халык биюе); музыка коралында уйнаучылар (эстрада, халык, оркестрлар); нәфис сүз; фольклор; рәссам-дизайнерлар, модельерлар, театрлар һәм мода студияләре номинацияләрендә чыгыш ясады.
Фестивальне төп оештыручылар: Россия хәрби-тарихи җәмгыяте; Россиянең һәм Чит илләрнең Казакъ-хәрбиләр берлеге; Россия ДОСААФ; "Зарница" патриотик тәрбия һәм туристлык үзәге" автоном коммерциясез оешмасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә читтә кала алмады – әлеге кызыклы чарада катнаштылар.
Белгечләрнең моңа охшаш чараларда катнашуы традициягә әйләнде һәм без, әлеге юнәлеш алгарышлы рәвештә үсеш алыр, дип өметләнәбез.