Артык чыгымнар тотмыйча гына сатып булганда, нигә әле алкоголь продукциясен ваклап сатуга лиценция булдыру, җайланмалар урнаштыру һәм аны БДАМС системасына тоташтырган өчен акча сарыф итәргә, ди. Казан шәһәренең Париж Коммунасы урамында урнашкан "Каретный двор" кафесында, күрәсең, шулай фикер йөрткәннәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның аң булуы аркасында, югарыда күрсәтелгән адрес буенча тиешле рөхсәттән (лицензиядән) башка гына алкоголь продукциясен сату фактын инде беренче генә ачыкламый. Алдагы шундый ук хокук бозу очрагыннан соң бина хуҗаларына лицензия алу өчен кирәкле барлык документларны да җыярга тәкъдим ителсә дә, эшкуарлар болай да ярап тора, дип карар иткән, күрәсең. Ләкин 2017 елдан башлап алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар өчен җаваплылыкның катгыйлануын, штраф суммаларының шактый артуын исәпкә алмаганнар.
Ә иң мөһиме – мондый биналарга килүчеләр билгесез урында җитештерелгән алкогольне эчеп, үзләренең сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин.