ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә структура бүлекчәләре җитәкчеләре белән ай саен уздырыла торган киңәшмә үтте

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структура бүлекчәләре җитәкчеләре белән ай саен уздырыла торган хисап киңәшмәсе узды. 2019 елның февраль аенда алкоголь базарындагы торышны контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш йомгаклары турында доклад белән җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең төп бурычы – республикада кулланучыларның якланганлык дәрәҗәсенең иң югары ноктасына ирешү турында җитәкче урынбасары Фәннур Хәммәтов чыгыш ясады. Киңәшмә барышында максатчан тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында җиткерелде, территориаль органнарның гамәли эшчәнлегендә коррупциячел хәлләр исемлеген куллану формалары һәм нәтиҗәләре турында, персональ белешмәләрне яклау торышы турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International