Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Җиңү паркында булды

2019 елның 29 марты, җомга

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чараларга әзерләнү һәм аларны уздыруның 2019 ел планын үтәү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Җиңү паркына бардылар.

Кайчандыр сазлыклы җирдән гыйбарәт булган парк территориясе әле узган гасырның 70 нче елларында ук үзләштерелә башлый. Анда агачлар һәм куаклар утыртыла, аларның саны Бөек Ватан сугышы чорында узган көннәр һәм төннәр исәбенә тигез була – 1418. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллык юбилее мемориаль комплекс төзелеше тәмамланган чорга туры килә, Казандагы Җиңү паркы исә тулысынча 2005 елда, бөек бәйрәмнең 60 еллык юбилее уңаеннан ачылды.

Казанның Җиңү паркы 27 ел төзекләндерелә. Шушы вакыт эчендә Бөек Ватан сугышы чорында файдаланылган күп санлы объектлар туплана.

Мәңгелек ут мәрмәрдән ясалган табличкалы пантеон белән әйләндереп алынган. Аларда сугышта катнашкан, Советлар Союзы Герое мактаулы исеме бирелгән ике йөз кешенең исеме, шулай ук Дан орденына лаек булган егерме тугыз кавалер исеме чокылган. Янәшәсендә Татарстан Республикасында формалаштырылган җиде ату дивизиясенең макетлары урнаштырылган. Һәр ел саен 9 май көнне паркта шәһәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең чираттагы бәйрәм елын билгеләп үтә. Бу көнне биредә күпсанлы тантаналы чаралар уза: концертлар һәм ачык һава астында төрле тамашалар, уен һәм спорт ярышлары, Мәңгелек утка чәчәк салу йоласы гамәлгә ашырыла.

Паркның эчке бер өлешендә бирегә килгән кунаклар өчен биеклеге 42 метрлы Җиңү һәйкәле урын алган. Аның нигез өлешендә олпат хәрбинең һәм кулларында сабый бала тоткан кайгыртучы ананың сыннары бар.

Күп шәһәрләрдәге мондый парклар үз территориясендә хәрби техника музейларын да урнаштыра. Казанның Җиңү паркында хәрби техника мәйданчыгы бик зур. Биредә мөмкин булган барлык төр танклар, артиллерия кораллары, вертолетлар, самолетлар урнашкан; барча техниканың торышы да яхшы хәлдә.

Паркта баш ию урыны бар, ә аллеяның һәрберсе билгеле бер гаскәр төренә багышлана. Аналар һәм толлар аллеясы да бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International