Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2019 елның 29 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән, ресубликаның сәүдә объектларында сатыла торган премиум-класслы аракыга дегустация ясалды.

Дегустацияләүгә 10 аракы үрнәге куелды, алардан 3 үрнәк – җирле җитештерүнеке, 6 үрнәк Россиядә җитештерелгән һәм берсе чит ил үрнәге булып тора.

Дегустациягә куелган продукциянең ваклап сату бәясе 0,5 литры өчен 400-800 сум тәшкил итә.

Дегустация үрнәкләре шәһәрдәге сәүдә челтәреннән сатып алынган.

Дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, дегустацияләүдә "Татспиртпром" АҖ, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, "Татэкспертцентр" ДБУ вәкилләре дә катнашты.

Дегустация комиссиясе әгъзалары республиканың ваклап сату челтәрендә сатыла торган аракыларның органолептик сыйфатламаларын югары бәяләде.

Кыйммәтле категориягә караучы продукциянең кызыклы ясалышы, төргәге һәм дизайнер бизәлеше билгеләп үтелде.

Дегустация комиссия әгъзаларыннан түбәндәге үрнәкләр иң зур баллы бәяләрне алды:

"Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы"ның "Sterva" аракысы – 9,68;

Мәскәү өлкәсенең Пушкино ш. "Топаз" ЛАЗ" АҖнең "Маруся" аракысы – 9,68;

Финляндиянең "Altia Plc" ("Алтиа АҖ") "Финляндия" аракысы – 9,66;

"Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы"ның "Ханская Limited Edition" ("Марракеш") аракысы – 9,65.

Аракыны җитештерү һәм сату күләмнәре турында мәгълүмат

Татарстан Республикасында 2018 елда республиканың алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында аракы 50%ын алып тора. 2018 елда Татарстан Республикасының ваклап сату челтәрендә барлыгы 2902,6 мең дал аракы сатылган.

Кибетләрдә Татарстан кулланучысына 1 литры өчен бәясе 800 сумнан башланып китә торган хакка Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән 100дән артык исемдәге аракы сатуга куелган.

Республикада җитештерелә торган премиаль аракы атамаларының саны арта бара. Әгәр 2012 елда алар 4 чыгарылган булса, 2019 елда – 7. Болар: "Ханская", "Ханская Limited Edition", "Ханская Sneg Edition", "Ханская Republic Edition", "Старая Казань  Премиум",  "Акдов", "STERVA".

Татарстан Республикасында хәзерге вакытта аракы "Татспиртпром" АҖ ике филиалында (Казан ликер-аракы заводында һәм Усад ликер-аракы заводында) җитештерелә. 2019 елның март аеннан башлап "Татспиртпром" АҖнең "Vigrosso" АҖ филиалында да аракы җитештерелә башлады.

2018 елда "Татспиртпром" АҖ филиалларында барлыгы 8840,8 мең дал аракы җитештерелгән, ягъни 2017 ел дәрәҗәсенә карата – 103% (8581,4 мең дал). 2018 елда премиаль бәя сегментына караган аракы 125,2 мең дал күләмендә җитештерелгән.

Премиум классына караган аракыларның республикада җитештерелә торган аракыларның гомуми күләмендәге чагыштырма авырлыгы 1,5% диярлек тәшкил итә.

2018 елда Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен җитештерүнең гомуми күләмендә аракының чагыштырма авырлыгы 91% тәшкил иткән.

Быел алкоголь продукциясен җитештерү күләмнәрен үстерү тенденциясе дәвам итә: 2019 елның гыйнвар-февраль айларында 1165,3 мең дал җитештерелгән яки 2018 елның гыйнвар-февраленә карата – 102% (1146,4 мең дал).

Россиядә 2018 елда 78,6 млн дал яки 2017 елга карата 99% аракы җитештерелгән.

Дегустациягә куелган аракылар арасыннан 2018 елның 4 кварталында иң күп сатылганнары:  "Русский стандарт водка" ҖЧҖ җитештергән "Русский стандарт" (6,0 мең дал), "Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы" җитештергән "Ханская Limited Edition" (2,2 мең дал), Хельсинкиның "Altia Plc" ("Алтиа АҖ") җитештергән "Финляндия" (1,3 мең дал).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International