Чаллы шәһәре төзелеше турында да, шәһәр барлыкка китерүче предприятие "КАМАЗ" заводы төзелеше турында да В.В.Маяковский шигыренең шушы юллары белән әйтергә мөмкин.Чаллы шәһәре мэриясе бинасында "КАМАЗ"ның 50 еллыгына багышланган фотокүргәзмә оештырылды. Тарихи архив фотоматериаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләрен дә битараф калдырмады. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре фотокүргәзмәдә булды, шәһәрне һәм заводны төзү тарихы белән танышты. Дәүләт архивларында сакланып калган документларга караганда, рус елъязмаларында Чаллы тәүге мәртәбә 1626 елда искә алына. 1626 елда шәхсән патшага буйсынган Алабуга авылында "яңа алабугалы крестьяннар җәмгыяте" оешкан, шул ук елны җирлекнең бер өлеше Чулман елгасын кичеп, икенче бер авылга нигез салган, әүвәл ул Чалнинский починок атамасын йөрткән. Соңрак Береговые, Бережные һәм, ниһаять, Яр Чаллы булган. Яр Чаллы – бай тарихи үткәне булган кала. Бүген Чаллы шәһәрендә 80 артык милләт вәкиле яши, 22 милли-мәдәни җәмгыять оештырылып, эш алып бара. Чаллы яшь шәһәр – биредә 100 меңнән артык бала, шул исәптән 20 меңгә якыны – студент. Чаллы – заманча матур кала, Татарстанның әһәмиятле сәнәгый үзәге, республика башкаласы Казаннан соң халык саны буенча – икенче. Соңгы ярты гасырда шәһәр алгарышлы рәвештә илебез автосәнәгатенең бер үзәгенә әверелде һәм биредә җитештерелә торган КАМАЗ зур йөк машиналары ярдәмендә бөтен дөньяга мәгълүм булды. "КАМАЗ" 1969 елда зур йөк машиналары җитештерү буенча Кама заводлар комплексы буларак оештырылган.
ПРЕДПРИЯТИЕНЕҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ
1969 елда КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Советының зур йөк автомобильләре чыгару буенча заводлар комплексын төзү турында карары кабул ителә. Аны урнаштыруның 70 варианты карала. Ул дәвердә әле кечкенә шәһәрчек Яр Чаллыны сайлап алалар. Аның өстенлекләре күзгә бәрелеп тора. Үзенең географик урыны буенча Чаллы элеккеге Союзның нәкъ “йөрәге”ндә урнашкан. Суднолар йөрешле Чулман һәм Идел елгалары, шулай ук тимер юлның якынлыгы төзелеш материаллары, чимал, җиһазлар, комплект өлешләр белән тәэмин итү, ә киләчәктә йөк машиналарын кулланучыларга җибәрү белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итә. Эшчеләр һәм белгечләр, 70тән артык милләт вәкиле Яр Чаллыга төзелешкә агыла. Төзелеш мәйданчыгының үзендә 100 меңнән артык кеше эшли. Булачак автозавод ул чор өчен үтә заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Аны җиһазландыруда 700дән артык чит ил фирмасы, шул исәптән бөтен дөньяга танылган – Американың "Свинделл-Дреслер", "Холкрофт", "Сикаст", "Ингерсолл Рэнд", Германиянең "Бош", "Хюлле", "Либхер" , Италиянең "Морандо", "Эксцелла", "Фата", Франциянең "Рено", Швециянең "Сандвик", Япониянең "Камацу" һәм "Хитачи" корпорацияләре катнаша. 1969 елның 13 декабрендә Кама автозаводы төзелешендә тәүге чүмеч җир казып алына, предприятие елына 150 мең йөк автомобиле һәм 250 мең двигатель җитештерүгә исәпләнә. Чулман ярындагы заводлар комплексы 57 квадрат чакрымлы гаять киң территориядә җәелдерелә. Автозавод төзелеше белән беррәттән, ифрат зур коммуналь проблемалар хәл ителә. Йөзләрчә мең кешене "КАМАЗ" уңайлы торак, заманча уку йортлары, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, күп санлы мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу объектлары белән тәэмин итә. Чаллы шәһәре халкының тормышы "КАМАЗ" заводы белән тыгыз бәйләнгән, чөнки бөтен Россиядән әле яп-яшь килеш безнең әти-әниләр шушы гигант төзлешенә килә һәм аларның горурланырлыгы да бар. Аларның хезмәте белән без – яшь буын да горурланабыз. 50 еллык юбилее хөрмәтенә Чаллы территориаль органы җитәкчелеге барлык КАМАЗ заводы эшчеләрен әлеге юбилей датасы белән котлый. Ныклы сәламәтлек һәм безнең "КАМАЗ"ның чәчәк атуын телибез.