Бизнесменнарның да проблемалары аз түгел

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Башкарма комитетның утырышлар залында, шәһәр һәм район хезмәтләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чираттагы мәртәбә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль идарәсе башлыгы Миләүшә Михеева катнашты. Район башлыгының эшкуарлар белән мондый очрашулары гадәткә керде. Әлеге очрашулар барышында хакимият органнары вәкилләре һәм бизнесменнар арасында ачык диалог уза. Мондый чараларны ике як өчен дә максималь файдалы булырлык итеп оештырырга тырышалар. Биредә эшкуарларны борчыган проблемалар турында гына сөйләшенеп калмыйча, аларны хәл итү юллары да табыла.

Эшкуарларның салым хезмәте вәкилләренә дә күп кенә сораулары җыелган иде, бигрәк тә хисаплылык тапшыру, исәп-хисап счетларын блоктан арындыру буенча. Авылда алкоголь белән сәүдә итүче эшкуарлар авыл җирлегендә интернет тизлегенең түбән дәрәҗәдә булуына бәйле проблеманы күтәрделәр, шуның аркасында алкоголь сатуны БДАМС системасында теркәүгә бәйле проблемалар барлыкка килә икән.

Киңәшмәдә игълан ителгәнчә, Баулы районында Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле эшли башлаячак. Эшкуарларны кабул итү КФҮ гамәлгә ашырылачак.

Чарада катнашучыларның барысына да буклетлар, газеталар, бюллетеньнәр рәвешендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең басма мәгълүматлары таратылды, кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсенә кагылышлы җиткерелгән сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International