ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре легаль булмаган әйләнештән сыра партиясен алды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның 2 апрелендә муниципальара оператив контроль бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эре сыра партиясе әйләнештән алынды. Казан шәһәренең Идел буе районындагы объектларның берсендә берьюлы ике хуҗалык итүче субъектта документларсыз, БДАМС системасында теркәтмичә сыра һәм сыра продукциясен сату фактлары ачыкланды. Тартып алынган продукциянең күләме 6700 литр тәшкил итә. Сыраның һәм сыра продукциясенең әлеге легаль булмаган әйләнеше турында хәбәр "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International