Дәүләт Думасы этил спиртын җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясе турындагы закон проектын кире какты

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы этил спиртын җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясе турындагы закон проектын беренче укылышта кире какты. Документның инициаторлары булып КПРФ фракциясе рәисе Геннадий Зюганов җитәкчелегендәге фракция депутатлары төркеме чыгыш ясаган.

Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия территориясендә этил спиртын һәм (яки) этил спиртын кулланып җитештерелә торган алкоголь продукциясен (аракы) җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясен кертергә тәкъдим ителә.

Элегрәк Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшкуарлык комитеты әлеге закон проектын кабул итүгә каршы чыккан. Комитет бәяләмәсендә күрсәтелгәнчә, дәүләт монополиясен кертү этил спиртын, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне легаль булмаган рәвештә җиткерүне һәм әйләнештә йөртүне чикләүдә тулы гарантия була алмый.

"Халыкара тәҗрибәгә ясалган анализ күрсәткәнчә, этил спиртын һәм алкоголь продукциясен җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясе сәламәтлек саклауга һәм социаль сәясәткә юнәлдерелгән, төрле илләрдә бар, ләкин алкоголь базарын аеруча нәтиҗәле көйләү ысуллары катгый дәүләт көйләвенә, рекламага, сату вакытына, сәүдә объектларының күләмен һәм аларны урнаштыру урыннарын билгеләүгә кагылышлы чикләмәләргә бәйле", – диелә бәяләмә текстында.

Закон проекты хакында

Документ "Росспиртпром" ААҖ базасында Россиякүләм оешма оештыруны күздә тоткан, аның составына территориаль филиаллар хокукында тиешле җитештерүне гамәлгә ашыручы оешмалар керә. Мондый оешмаларның объектлары (мөлкәт комплекслары), әгәр аларның устав фондында дәүләтнең өлеше 50% ким булса, алга таба дәүләт өлешен 100% кадәр җиткереп, федераль мөлкәткә тапшырылырга тиеш.

"Этил спиртын һәм алкоголь продукциясен (аракы) җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясен кертү, БДАМС – этил спиртын һәм алкоголь продукциясен җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне исәпкә алу системасын кертү белән берлектә, һәр сәүдә кибетендә аның әйләнешен автомат рәвештә исәпкә алуны да кертеп, һичсүзсез, легаль булмаган һәм сыйфатсыз алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция чыгаруны киметергә һәм елына 400-500 млрд сум күләмендә федераль бюджетка өстәмә керемнәрне мобильләштерергә булышачак", – дигән фикердә закон проекты авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International