2019 елның 4 апрелендә ТР Арча муниципаль районының Утар Аты авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату мәсьәләләре буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды. Чарада авылда яшәүчеләр һәм авыл җирлегендә эшләүчеләр катнашты.
Кабул итү барышында 8 кешегә консультация бирелде. Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды: сыйфатсыз товар сатып алынган очракта нишләргә, таләпләр белдерүнең, техник катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика уздыру срогы нинди, бәялектәге хак кассадагы бәягә туры килмәгән очракта нишләргә? Алкогольле продукция сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да яңгырады. Аралашу барышында суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. "Халык контроле" электрон системасы турында мәгълүмат бирелде.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарны мондый чараларда активрак катнашырга, компетентлы белгечләрдән түләүсез консультацияләр алырга, үзләренең юридик белемле булу дәрәҗәсен арттырырга чакыра.