Теләче районының Алан авылында урынга чыгып гражданнар кабул ителде

2019 елның 5 апреле, җомга

Теләче районының Алан авылында урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова халыкта мөстәкыйль һәм грамоталы тотыш күнекмәләрен формалаштыру, кулланучылар базары өлкәсендәге законнар буенча халыкның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре буенча чара уздырды. Сорауларның күпчелеге сыйфатсыз товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәйле иде. Теге яки бу мәсьәләләрдә иң яхшысы кемгә мөрәҗәгать итәргә, барлыкка килгән хәлдә нинди карар кабул итәргә кирәклеге турында кызыксынды. Барлык сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе буенча тулы җаваплар бирелде. Чара барышында буклетлар, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм файдалы киңәшләр урнаштырылган "Вестник потребителя" газетасының чираттагы номеры тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International