2019 елның 5 апрелендә муниципальара оператив контроль бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эре сыра партиясе әйләнештән алынды. Казан шәһәрендәге хуҗалык итүче субъектның ваклап-күмәртәләп сату базарларының берсендә документларсыз, БДАМС системасында теркәтмичә сыра һәм сыра продукциясен сату фактлары ачыкланды. Тартып алынган продукциянең күләме 4839 литр тәшкил итә. Сыраның һәм сыра продукциясенең әлеге легаль булмаган әйләнеше турында хәбәр "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша килде.