2018 елда тикшерелгән аракының өчтән бере диярлек – легаль түгел

2019 елның 19 апреле, җомга

Узган ел суд карары нигезендә 14,2 млн литр легаль булмаган алкоголь продукциясе юк ителгән. 2018 елда Росалкогольрегулирование ведомствосы тарафыннан уздырылган тикшерүләр барышында ачыкланганча, Россиядә сатыла торган аракының өчтән бер өлеше диярлек легаль түгел икән. Бу хакта ведомство материалларында әйтелә. Билгеләп үтелгәнчә, белгечләр 118 мең дал аракы тикшергән, аларның 36,3 мең далы (30,8%ы) легаль булып чыкмаган. 2018 елда барлыгы 1 млн 104,1 мең дал этил спирты һәм алкоголь продукциясе тикшерелгән, аларның 524 мең далы (47,5%ы) әлеге продукциянең легаль булмаган әйләнешендә ачыкланган. 2018 елда барлыгы ведомство тарафыннан 5,927 мең контрольлек чарасы уздырылган, алар барышында 6,194 мең хокук бозу очрагы теркәлгән. Судларның карарлары нигезендә Россиядә 2018 елда 14,2 млн литр легаль булмаган алкоголь продукциясе юк ителгән, бу күрсәткеч, 2017 ел белән чагыштырганда, 65%ка күбрәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International