Чараның төп максаты – халыкны кулланучы белеменә өйрәтү

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова тарафыннан Арча, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәре белән берлектә 2019 елның апрелендә Балтач районы КФҮ ДБУ филиалына мөрәҗәгать итүчеләр өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатуга багышланган чираттагы чара уздырылды. Чараның төп максаты халыкның белемле булырга өйрәтүдән гыйбарәт иде. Мөрәҗәгать итүче гражданнарга кыскача гына кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар бәян ителде, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Халыкка көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды. Соңрак кулланучыларның сорауларына җавап бирелде. Кулланучының хокукы бозылганда кибеткә дәгъваны ничек итеп дөрес төзергә кирәклеге турында; кулланучылар базарында катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатып үтелде. Туклану продуктларының, кием-салымның, көнкүреш техникасының сыйфатына бәяле әңгәмә уздырылды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да мәгълүмати брошюралар алды, аларда кулланучылар базарына кагылышлы күп кенә сорауларга җавап бирелә. Халык белән эшләүнең мондый формасы гражданнарның хокукый белем дәрәҗәсен арттыра, кешеләргә гамәли ярдәм бирә, урыннарда кулланучыларның бозылган хокукларын торгызу буенча низаглы хәлләрне җайларга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International