Әлмәт шәһәре музее 1994 елдан бирле эшли. Музей коллекциясендә өч меңнән артык экспонат бар, коллекциядәге ике мең предмет экспозициягә куелган һәм музейның төп фондларына карый. Музей халык хәтеренең чагылышы кебек, әллә ни күзгә ташланып тормаган гади бер авылның заманча гүзәл шәһәргә – Татарстанда нефть төбәге башкаласына әверелгәнлеге турында сөйләүче экспонатларны саклый. Төбәк тарихы борынгы вакытлардан ук бәян ителә. Көнчыгыш Чулман аръягының неолит дәвереннән соңгы урта гасырны колачлаган археологик табылдыклары шул чор кешеләренең шөгыльләре һәм яшәү рәвеше турында сөйли. Бакыр чорында төбәк халкы турында сөйләүче материаллар аеруча тулы бирелгән. Тайсуган хәзинәсе предметлары арасында – XV-XVI гасырлар, ягъни Казан ханлыгы чоры белән даталанган эш кораллары, кораллар, ат дирбиясе детальләре һәм котел бар. Җир астыннан табылган хайван, ташка әверелгән агач калдыклары күп. Һәр халык үзенең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән бай. XIX гасыр азагындагы татар өе интерьеры һәм ишегалды экстерьеры килгән кунакларны XIX гасыр азагында – ХХ гасыр башында яшәгән кешеләрнең көнкүреш предметлары, аларның матди тормышын чагылдыра торган традицион киемнәре, зәркән бизәнгечләре белән таныштыра. Бөек Ватан сугышы турындагы экспозиция бүлегендә якташлар – Советлар Союзы Геройлары турында материаллар, "катюши" дивизионының легендарь командиры Б.А.Йосыповның шәхси делосы, совет һәм алман солдатларының каскалары һ.б. кызыклы. Сугыш тарихы – ул төбәктә нефть табу тарихының башлангычы, ул документлар, фотолар, макетлар һәм нефть җиһазлары детальләре белән күрсәтелгән. Фотодокументлар һәм беренче төзү эшләрен башкаручыларның, хезмәт геройларының, мактаулы гражданнарның, шәһәрдәге атаклы шәхесләрнең шәхси әйберләре Әлмәткә нигез салынган чор турында сөйли, ә 1950 нче елларның фатир интерьеры шул чордагы шәһәр халкының көнүкрешен һәм шөгыльләрен ачыктан-ачык күрсәтеп тора. Татар шагыйрәсе С.Сөләйманованың (1926-1980) мемориаль комплексы уникаль булып тора. Бу юлы Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләрен, даими кунаклар буларак, искәрмә рәвешендә фонд сакланган урынга керттеләр, биредә безнең хезмәткәрләр өчен 19 нчы гасыр азагы белән даталанган Казан Александров сыра заводы эчемлекләренең пыяла савытлары коллекциясе аеруча кызыксындырды.