2019 елның 19 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү бүлеге башлыгы Марсель Шәһидуллин Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш урта гомумбелем мәктәбендә 8-11 сыйныфларда укучылар өчен чара уздырды. Укучылар игътибарына кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар, аларда үз хокукларын һәм якын кешеләренең хокукларын яклауга мәнфәгать белдерү максатларында, укучылар игътибарына гамәли ягыннан күрсәтелде. Тормыштан мисаллар китерелде, балалар теге яки бу очракта кулланучының кем булуы, әлеге очракның кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы законнарга кагыламы-юкмы һәм барлыкка килгән хәлдән чыгу юлы бармы-юкмы – шулар хакында фикер йөртте. Тәкъдим ителгән темага карата укучылар зур кызыксыну белдерде һәм аның тормышта очрый торган яклары турында сөйләште. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәркем өчен кирәккән саен кулланырга мөмкин булган өстәл китабына әйләнергә тиеш. Укучылар шулай ук "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән дә танышты. Законда кулланучыларның кайсы хокукларының регламентланган булуы турында аңлатмалар бирелде. Очрашу азагында укучылар басма матбугат белән танышып чыкты һәм ел саен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан уздырыла торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиадага чакыру алды.