ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бер кибеттә ике хокук бозу очрагын ачыклады

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын уздыру барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районының Чуаш Борнае авылындагы сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату вакыты буенча чикләүнең үтәлмәвен ачыклады. Кибетче сыраны 8 сәгать 40 минутта сатты. Соңрак ачыкланганча, әлеге сыраның яраклылык вакыты да узган. Яраклылык вакыты узган сыра игътибарсызлык аркасында сатуга эләккән, чөнки сатучы авырып дәваланганнан соң әле яңа эшкә чыккан булган. Сыраны чикләнгән вакытта сату буенча аңлатмалар бирелмәде. Контроль чаралары барышында яраклылык срогы чыккан 2,41 литр сыра алынды. Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International