Әле 1919 елда ук кабынып киткән традиция бүген дә зур энтузиазм белән дәвам иттерелә. Апрель азагында барлык шәһәрләр һәм торак пунктлар буйлап урамнарның, паркларның, скверларның һәм торак кварталларының тышкы кыяфәтен ямьләндерүгә юнәлдерелгән өмәләр уза. Хезмәт коллективлары коймаларны буйый, газоннар утырта, клумбаларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы коллективы территориядә дә, офиста да тәртип урнаштырды: административ бинага терәлеп торган территорияне чистартты, тәрәзәләрне юды, чәчәкләр утыртты. Өмә – корпоратив көрлекне күтәрү, коллективтагы рухи климатны яхшырту, дустанә мөнәсәбәтләр кору өчен менә дигән мөмкинлек ул.