Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Нурлат ЭЭБ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" ДМС системасына гражданинның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Нурлат шәһәренең Дружба урамында урнашкан "Минимаркет" кибетенә бардылар. Контрольлек чаралары барышында яраклылык срогы узган 20 литр күләмендә сыра продукциясе ачыкланды. Гамәлдәге законнар нигезендә гомуми 1560 сумлык әлеге продукция сатудан алынды. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.